news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа урамында ике хатын ярымшәрә кызны кыйнап ташлаган

news_top

Уфа урамында ике хатын-кыз ярымшәрә бер кызны кыйнап ташлаган. Алар бу хәлне видеога да төшереп торган. Бу турыда телеграм-каналларга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

«Кыйнадылар, аяклары белән типкәләделәр һәм ике чемоданын чүп контейнерына ыргыттылар. Кызның киемнәрен ерткалап бетерделәр дә ярышмшәрә килеш урамда калдырып киттеләр. Кыйналган кыз узып баручылардан ярдәм сорады, машина туктатып утырып китмәкче булды. Ул кычкырды, ә кыйнаучылар янады. Ир-атлар кызга ярдәм итмәкче булды. Ләкин кыйнаучы хатыннар аларга да йодрыклары белән ташланды, ир-атлар китте. Аннары хатыннар кайтып китте, кыйналган кызны полиция алып китте», – ди шаһитлар.

«Башинформ» агентлыгына полициядә хәбәр иткәнчә, бу вакыйга теркәлгән. «Полиция хезмәткәрләре тикшерү башлады. Якынча белешмә буенча, таныш хатыннар көндәлек проблемалар аркасында талашкан», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар