news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфадан килгән туристны Сочида яшен сугып үтергән

news_top
Уфадан килгән туристны Сочида яшен сугып үтергән
"Татар-информ" архивы

Сочида тау чаңгысы курортында бер ир-атны яшен сугып үтергән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 7 августта канатлы юлның «Поляна 2200 м» станциясендә була.

Тикшерү эшләре бара. Ир-атның Сочига Уфадан килүе билгеле, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, Аибга таулары түбәсендә яшенле яңгыр була. Мәрхүм ир-атка 47 яшь. Фаҗига вакытында ул улы белән аска таба төшеп бара була. Яшен суккач, әти кеше үлә, улы саңгыраулана.

Фаҗига диңгез өстеннән 2100 метр биеклектә була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар