Уфа табибы самолетта үлә башлаган баланы коткарып калган
Үзе дә ике игезәк бала анасы Гүзәлия Вәлиева сабыйга берничә тапкыр реанимация ясый.
2 октябрьдә Анталия-Мәскәү самолетында очкан чакта 1,8 яшьлек Алинә исемле кызның өянәге була. Рөстәм Әхмәдинуров социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, самолет күтәрелеп ике сәгать чамасы вакыт узгач, бала аңын югалта, теле артка китә, сулыш алуы һәм йөрәк тибеше туктала, баланы көзән җыера башлый, ул зәңгәрләнеп килә. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итә.
Рөстәм сүзләренчә, пассажирлар арасында табиб Гүзәлия Вәлиева була. Ул Уфаның икенче Стоматология поликлиникасы филиалы җитәкчесе. Гүзәлия Вәлиева балага реанимация ясый. Ул баланың йөрәгенә массаж, авыздан-авызга сулыш алдыру ясау нәтиҗәсендә кыз аңына килә.
Ләкин бу озакка бармый. Бераздан балада кабат өянәк була, симптомнары да кабатлана. БДМУны тәмамлаган, үзе 5,5 яшьлек ике игезәк бала анасы Гүзәлия Вәлиева реанимация чараларын кабатлый. Кыз бала аңына килә.
Лайнер Ростов аэропортына төшеп утыра, биредә баланы реанимобиль көтеп тора. Баланы Ростов шәһәр хастаханәләренең берсенә илтәләр, диелә хәбәрдә.