Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа табибы коронавирустан авыручыларга бушлай консультация бирә

Уфадагы ковид госпитальдә эшләүче Глеб Глебов Инстаграмда ковидка кагылышлы аккаунт ачкан.

news_top_970_100
Уфа табибы коронавирустан авыручыларга бушлай консультация бирә
docglebov/

«Мин берни дә уйлап чыгармыйм, Мәскәүдәге, чит илләрдәге табиблар белән киңәшкәч кенә постлар язам», — ди Глеб.

Табибның берничә популяр постын тәкъдим итәбез.

Коронавирусны ачыклау.

Глебов әйтүенчә, ПЦРга мазок алу 30-40 процент очракта коронавирус юк дип күрсәтә. Бу процентны түбәнәйтү өчен мазок тапшыру алдыннан кагыйдәләрне истә тотарга кирәк: мазок коры 2 зонд белән алына. Берсе — борыннан (күз яше чыгарлык итеп!), икенчесе тамак төбеннән. Мазок ПЦР беренче симптомнар башланганнан соң 1-5 тәүлектә дөрес нәтиҗә бирә.

Канда коронавирус булу ул кеше инфекцияне тарата дигән сүз түгел, кеше беренче симптомнар күренгәннән соң 11 көн эчендә генә чирне интенсив тарата, ә канда авыру билгеләре 3 айга кадәр дәвам итә.

«Бик күп ялган тестлар тәкъдим ителә, аларга ышанырга кирәкми», — ди Глеб Глебов.

Дәвалау

Глебов бөтен авыруларга антибиотиклар бирелүгә каршы чыга. Гадәттә, «азитромицин + цефтриаксон, аннары левофлоксацин» схемалары тәкъдим ителә. Әмма бактериаль инфекция кушылу очраклары 5 процент кына. Кирәкмәсә дә бактерияләргә каршы терапия куллану организмның бактерияләргә каршы көрәшү көчен киметә, ди табиб. 2020 елда антибиотиклар куллану буенча рекорд булды, шул сәбәпле кешелеккә инде даруларга каршы тора торган супербактерияләр яный башлады, ди ул. Салкын тигәндә һәм вируслы авырулар вакытында антибиотиклар кулланмаска тәкъдим итә. «COVID-19 вакытында антибиотикларны бары тик лейкоцит, нейтрофиллар, прокальцитонин артканда гына кулланырга кирәк. Шулай ук шикәр чире булганда. Антибиотикларны нигезсез дә билгеләү — җинаять!» — ди табиб.

Коронавирус вакытындагы төп куркыныч — тромблар барлыкка килү.

Вирус организмга керүгә гемостаз активлаша, кан куера, тромблар барлыккка килә.

Кемнәр өчен коронавирус аеруча куркыныч?

  • 40 яшьтән өлкәнрәкләргә;
  • Артык авырлыгы булганнарга;
  • 3 тәүлектән артык урын өстендә ятканнарга;
  • Аяклардагы кан тамырларының варикоз киңәюе булганда;
  • Онкологик авырулар булганда;
  • Йөрәге авыруларга;
  • Хроник авырулар көчәеп киткәндә;
  • Инсульт булганда.

Табиб пандемия вакытында «Урта диңгез» диетасын сакларга тәкъдим итә. Ул бик гади — терлек маен һәм кызыл итне атнасына 1-2 тапкыр гына куллану, үсемлек майларын, балык ашау, төп рационны үсемлекләрдән әзерләнгән ризыклар тәшкил итә. Тромблар булмасын өчен көненә 1-1,5 литр су эчәргә дә кирәк.

Ораль контрацептивлар куллану тромбоз куркынычын көчәйтә, ди доктор.

Дексаметазон куллану ковидны дәвалаганда яхшы нәтиҗә бирә, әмма бу препарат үзе дә тромблар килеп чыгуга сәбәпче була. Шуңа күрә бу даруны үз белдегең белән кулланырга ярамый, ди Глебов.

Нинди дарулар коронавирусны дәваламый?

Табиб «коронавирустан дәва» дигән антибиотикларның чынлыкта бу чирне дәваламавы хакында яза һәм аларның исемлеген китергән.

Арбидол (коронавирустан дәваламый), Ингавирин (нәтиҗәсе билгесез), Генферон (нәтиҗәлелеге дәлилләнмәгән), Кагоцел (коронавирусны дәвалаганда «акчаны бушлай туздыру»), Гидроксихлорохин (нәтиҗәсез, кире тәэсире зур).

Глеб Глебов коронавируска каршы «методичка» әзерләгән. Анда авырудан ничек сакланырга, ковид белән авырганда нинди дарулар нәтиҗәле — барысы хакында да язылган. Ул pdf форматында, аны телефоныгызга яки компьютерыгызга йөкли аласыз.



Глеб Глебовның коронавируска каршы "методичка"сы
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100