Уфа табибы COVID-19 белән хастаханәгә ятканда үзең белән ниләр алырга киңәш итә?
Хастаханәгә ятканда кыйммәтле әйберләрне үзең белән алмау хәерле, ди ул.
![Уфа табибы COVID-19 белән хастаханәгә ятканда үзең белән ниләр алырга киңәш итә?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2020/12/7/f7c445d8df544bc76bce452bb8bfe6cba5a6d85e5bbf31b9cf472f2b3e83.jpg)
Башкортстанда «кызыл зонада» эшләүче табиб авыру йоктырган кешеләргә киңәшләрен әйткән. Зубовода COVID-19 госпиталендә эшләүче табиб Глеб Глебов «COVID-19 от А до Я» дигән методичка ясаган. Биредә хастаханәгә ятканда үзең белән алырга кирәкле әйберләр исемлеге бар. Бу турыда Уфа.Онлайн хәбәр итте.
- Беренче чиратта документлар — паспорт һәм полис кирәк. Аларны больничный рәсмиләштерү өчен кулланалар. Әгәр больничный алдан ачылган булса, аны озайту өчен дә паспорт белән полис кирәк.
- Хастаханәгә үз савыт-сабаң белән бару хәерле. Тәлинкә, чокыр, стакан, кашык, салфетка алыгыз.
- Душка керү өчен резин сланцы, палатада йөрү өчен тукыма аяк киеме. Халат һәм спорт костюмы булса да яхшы. Әлбәттә, пижама һәм эчке киемнәр.
- Хроник авырулар булса, эчә торган дарулар.
- Теш пастасы, теш щеткасы, сабын, шампунь, бәдрәф кәгазе, дезинфекция чаралары, сөлге.
Кыйммәтле әйберләрне хастаханәгә алып бармагыз, алар өйдә калып торсын. Хастаханәдә алар сезгә тәгаен кирәк булмас, дип киңәш итә табиб.