news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа табиблары бер хатынның күзеннән озын суалчан чыгарган

news_top
Уфа табиблары бер хатынның күзеннән озын суалчан чыгарган

Уфада 40 яшьлек хатын сул күзендә нидер хәрәкәтләнүгә һәм аскы кабагында тыгызлануга зарланып табибларга мөрәҗәгать иткән. Табиблар моны паразитлардан зарарлану дип шикләнә, һәм шикләре дөрес булып чыга. Хатын-кызга операция ясыйлар, дип яза Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән «Комсомольская правда» сайты.

Пациентның күзеннән озын суалчан чыгарлар һәм күз кабагының бөтенлеген кире торгызалар. Шуннан соң, паразитның төрен билгеләү өчен, тикшеренергә йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар