Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа табиблары бер ир-атның эчендә яза торган ручка тапкан

30 минутлык операция вакытында махсус җайланма белән авызы аша кереп, ир-атның эчендәге чит предметларны алганнар.

news_top_970_100
Уфа табиблары бер ир-атның эчендә яза торган ручка тапкан
https://www.pexels.com

Уфаның 21 нче клиник хастаханәсендә эндоскопист табиблар бер ир-атның ашказанында шариклы ручка тапкан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Хастаханәнең хирургия хезмәте җитәкчесе Евгений Фролов әлеге вакыйга турында сөйләгән.

«40 яшьлек ир-атның эче авырткан, аны 15 июльдә ашыгыч ярдәм алып килде. Аңа моңа кадәр дә операция ясаганнар, ашказаны-эчәклек трактыннан чит предметлар алган булганнар. Бу юлы ир-ат эчендә ручка, күзлектән алынган ике таяк, ике озын чыбык бар иде. Аңа башка хастаханәдә булышырга тырышканнар, тик килеп чыкмаган, шуңа безгә китерделәр», — ди Фролов.

Бу — гадәти хәл түгел, консилиум җыйдык, рентген ясадык, шунда чит предметлар күрдек. Пациентны тикшердек. Аннары операция ясарга кирәк булуы аңлашылды, ди табиб. 

30 минутлык операция вакытында чит предметларны ир-атның авызы аша алганнар.

«Ир-ат үз аңында иде. Ручканы рентгенда күрмәгән идек. Ул — табылдык булды. Пациент аның турында алдан әйтмәгән иде. Ашказанын видеокамера аша карадык, яралар юк. Ир-ат исә бу предметлар аның ашказанына ничек эләгүен аңлатып бирә алмады», — ди хирург.

Ир-ат хәзер өенә кайтырга әзерләнә. Аңа психотерапевтка барырга киңәш ителә. Бу предметлар ашказанына очраклы рәвештә эләгә алмый. Ул махсус эшләгән булуы ихтимал. Чөнки ир-атка карата тикшерү эшләре бара. Ул җәзадан качу өчен шундый эшкә барган булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100