Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа студентлары узган гасырда ук үзе йөри торган итек ясаган булган - видео

«Скороход» итекләрне күпләп ясау планнары да булган, тик алар тормышка ашмаган.

news_top_970_100
Уфа студентлары узган гасырда ук үзе йөри торган итек ясаган булган - видео

Узган гасырда ук Уфа уйлап табучылары үзе йөри торган итек ясаган һәм аны күргәзмәгә куйган булган. Бу кирза итекләр, аларга парда эшли торган эчке янулы кечкенә двигатель куелган. Әлеге ачышның 45 еллыгы уңаеннан, «Башкортстан» телеканалы сюжет әзерләгән.

Мондый «скороход»ның эш принцибы бик гади. Кеше үзенең авырлыгы белән платформага тәэсир итә, ул шулай итеп цилиндрдагы ягулыкны кысылырга мәҗбүр итә. Барысы да чын автомобильдәге кебек.

Бу могҗиза авторлары УГАТУ студентлары булган. Аннары «скороход»ны берничә тапкыр камилләштергәннәр. 2001 елда аларны күпләп чыгару турында да уйлаган булганнар, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100