news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Йөртүче кыз рульдә килеш баласын ашата». Уфада машина таптаган хатын белән бала үлгән

news_top
«Йөртүче кыз рульдә килеш баласын ашата». Уфада машина таптаган хатын белән бала үлгән
Башкортстан буенча ЮХИДИ, https://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Уфа шәһәрендә бүген көндезге икенче яртылар тирәсендә Nissan Juke машинасы ике җәяүлене таптый, имгәнгән кешеләр – хатын-кыз белән 6 яшьлек бала урында ук үлә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Әлеге фаҗигане тикшерүне прокуратура контрольгә алган.

Nissan Juke белән 28 яшьлек хатын-кыз идарә итә. Ул үз баласын ашатып алырга дип, игътибарын юлдан читкә юнәлтә, аннары кешеләрне бәрдергәч, педальләрне бутый һәм газга баса. Машина йөртүче хатын-кыз бу турыда үзе сөйләгән.

«Якынча белешмә буенча, хатын-кыз яшел төскә сул якка борылганда ике җәяүлене бәрдерә, алар җәяүлеләр кичүе аша чыгып бара торган була», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар