news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа районында газ баллоныннан чыккан янгында бер кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән

Җәйге йорт, мунча, гараж янган.

news_top
Уфа районында газ баллоныннан чыккан янгында бер кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

3 гыйнварда кич белән Башкортстанның Уфа районында янгында бер кеше һәлак булган, дүрт кеше имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, фаҗига өйгә янкормада газ баллоны разгерметизацияләнү сәбәпле килеп чыккан.

Урынга экстрен хезмәтләр барган.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, «Кояшлы алан — 3» бакчачылык ширкәтендә газ баллоны разгерметизацияләнгән, аннары корылмаларга ут капкан. Җәйге йорт, мунча, гараж янган.

Коткаручылар килгәндә бөтен мәйданда янгын була. Фаҗигадә бер хатын-кыз үлде, тагын дүрт кеше имгәнде, аларны хастаханәгә илттеләр, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар