news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа – Оренбург юлында авариядә ике кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән

news_top
Уфа – Оренбург юлында авариядә ике кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән

Башкортстанда Уфа – Оренбург юлының 161нче километрында Икенче Имәнгол авылы янында берничә машина бәрелешә. Биредә 2 кеше үлә, 4 кеше имгәнә. Бу турыда «Башинформ» ЮХИДИга сылтама белән хәбәр итте.

Юлда «Лада Гранта», «Шкода Октавиа» һәм «Лада Приора» бәрелешә.

«Кызганычка, 2 кеше үлде, 4 кеше яраланды – барысы да өлкәннәр. Аларны хастаханәгә алып киттеләр», – дигәннәр ведомствода.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы видеосы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар