Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа-Оренбург юлында авариядә ике бала, бер хатын үлә, өч бала, ике олы кеше имгәнә

Күмертауга таба бара торган машина каршыга килә торган автомобильгә бәрелгән.

news_top_970_100
Уфа-Оренбург юлында авариядә ике бала, бер хатын үлә, өч бала, ике олы кеше имгәнә
ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

9 гыйнварда Уфа-Оренбург юлының 217нче километрында Башкортстан территориясендә коточкыч юл һәлакәте булган. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Mitsubishi Lancer машинасы белән Зианчура районында яшәүче 35 яшьлек ир-ат идарә итә. Күмертау ягына таба барганда ул каршыга килә торган Hyundai Solaris автомобиленә бәрелә.

Мәрхүм балалар Hyundai машинасында, мәрхүмә хатын Mitsubishi машинасында була. Hyundai белән идарә итүче 35 яшьлек ир-атны һәм аның пассажирын хастаханәгә озатканнар.

Якынча белешмә буенча, Hyundai машинасындагы 7 яшьлек кыз, 8 яшьлек малай, Mitsubishi машинасындагы 35 яшьлек хатын-кыз һәлак була. Hyundai машинасының 35 яшьлек йөртүчесен, пассажир хатын-кызны хастаханәгә алып киткәннәр. Mitsubishi машинасындагы өч бала — 3, 8 һәм 12 яшьлек малайларны да хастаханәгә озатканнар, диелә бу хәбәрдә.

Әлеге авариядә катнашкан кеше белән видеоны «Башкортстан» телеканалы күрсәтте.

«Каршыга килә торган машинада ике нәни бала булуын беләсезме?» — дип сорыйлар аннан.

«Әйе, беләм, беләм… Ничек шулай булды? Балалар кызганыч… Хәзер мин ничек яшим инде? Ике бала… хатыным», — дип ачыргалана бу ир-ат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100