Уфа «Нур» татар дәүләт татар театры Туфан Миңнуллин пьесасы буенча премьера чыгарды
Уфа «Нур» татар дәүләт татар театры татар драматургиясенең классигы Туфан Миңнуллинның пьесасы буенча «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасын тәкъдим итте, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы.
Спектакль Башкортстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе режиссер Азат Җиһаншин куелышында.
«Пьеса үзенең тирән фәлсәфәсе һәм драматик сюжеты белән билгеле. Ул «Нур» театрында 2000 елда куелган иде. Әмма бу юлы ул бөтенләй яңа яңгыраш алды. Төп героиня — авыр сынаулар кичергән көчле һәм буйсынмас хатын-кыз һәм язмышны гәүдәләндергән Автор конфликты яңа мәгънәләргә ия булды. Буйсынмас героиня Мәдинә образында актриса Эльвира Бигалиева иде. Бу аның беренче зур драматик роле булды», диелә хәбәрдә.