news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа мэры Ратмир Мәүлиев кулга алынды

news_top

Уфа мэры Ратмир Мәүлиевны кулга алдылар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Искәртеп үтик, түрәне вазифаи вәкаләтләрен арттыруда, ришвәт алуда, шулай ук шәһәр шифаханәләренең берсендә участокны законсыз тартып алуда гаеплиләр.

Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның ноябреннән 2025 елның декабренә кадәр аның күрсәтмәсе буенча коммерция оешмаларыннан иганәчелек рәвешендә акча җыю оештырылган. Шуннан соң шәһәр фондларының берсе 31 млн сум тирәсе алган. Аларның бер өлешен Мәүлиевның шәхси һәм хезмәт сәфәрләре өчен автомобиль сатып алуга тотканнар.

Моннан тыш, Мәүлиев, үз хезмәт вәкаләтләрен кулланып, арадашчылары белән бергә төзүчедән аңа ришвәт бирергә, ә аннары үз хисабына Уфа шифаханәләренең берсендә участок сатып алырга һәм үзенә рәсмиләштерергә таләп иткән. Шулай ук ул яклаган өчен төзелеш компанияләренең берсеннән 10 млн ришвәт алган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 апрель 2026
    Исемсез
    Бу башкорт күршеләребез әллә нишләде бит әле соңгы вакытларда. Татарстанны шефлыкка беркетсәләр, тәртип урнаштырыр идек без анда. Алай дисәң, бездә дә район главалары шаярышып алды инде миллионнар белән. Кем ялгышканын да белеп бетереп булмый шул әле: әллә тикшерелүчеләр, әллә тикшерүчеләр... Ачык итеп аңлатучы да юк. Җитәкче булуы да авыр һәм куркыныч та. Артта терәгең булмаса, җитәкче булу мөмкин түгел.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар