news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа мэры кем булыр?

Уфа шәһәре мэры вакансиясенә дәгъва кылучы кандидатлар арасында Бөтендөнья татар конгрессы съезды делегаты да бар.

news_top
Уфа мэры кем булыр?
29 октябрь көнне Уфаның яңа мэры билгеле булачак. Әлегә кандидатларның документларын тикшерү бара, дип яза Башинформ.

Уфа мэры вазифасына 29 кандидат документларын тапшырган. Алар арасындагы 5 кеше хәзерге вакытта рәсми рәвештә бер җирдә дә эшләми. Калган кандидатлар арасында төрле дәрәҗәдәге түрәләр, эшмәкәрләр бар. Уфа мэры булырга теләүчеләр арасында лицей директоры, почта хезмәткәре, төрле сәяси партияләр вәкилләре дә бар. 

Уфа мэрына кандидатларның берсе - татар дөньясында танылган шәхес Комил Сираҗетдинов. Ул Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегендә актив катнашучы вәкил, конгресс съездлары делегаты. Хәзерге вакытта Сираҗетдинов Уфадан Казанга, Казаннан Уфага экскурсияләр оештыру белән шөгыльләнә. 


Уфаның элекке мэры Ирек Ялалов быел 17 сентябрь көнне отставкага киткән иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар