news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа мәктәбендә укытучы хатын балаларны скакалка белән кыйнаган

Укытучы хатын гаебен танымый, ул үз теләге белән эштән китә.

news_top
Уфа мәктәбендә укытучы хатын балаларны скакалка белән кыйнаган
https://pixabay.com

Уфа мәктәпләрендә берсендә физкультура укытучысы икенче сыйныф балаларын скакалка белән кыйнаган. Аннары балаларның әти-әниләре прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Прокуратура белешмәсе буенча, 2019 елның ноябрендә һәм 2020 елның сентябрендә 36 яшьлек укытучы физкультура дәресе вакытында икенче сыйныфта укучы балаларга скакалка белән суга. Ул балаларның төрле урыннарына бәрә. Шулай итеп ул җиде балага зыян китерә. Хәзер бу хатын укытучы булып эшләми инде. 

«Уфаның Калинин районы прокуратура элек укытучы булып эшләгән 36 яшьлек хатынга карата гаепләү актын раслады. Ул балигъ булмаган балаларны тәрбияләү буенча вазифаларын үтәмәүдә гаепләнә. Хатын гаебен танымый, ул үз теләге белән эштән китә. Җинаять эше судка тапшырылды», диелә Башкортстан прокуратурасы хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар