news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа мәктәбе укытучысы баланың авызын скотч белән ябыштырып куйган

Хәзер мәктәптә тикшерүләр бара.

news_top
Уфа мәктәбе укытучысы баланың авызын скотч белән ябыштырып куйган
https://pixabay.com

Уфада бер мәктәптә укытучы баланың авызын скотч белән ябыштырып куйган, икенче баланың башын партага бәргән. Әлеге вакыйга турында матбугат чараларында хәбәр таралгач, хәзер биредә тикшерүчеләр һәм прокуратура вәкилләре эшли. Бу турыда «Башинфом» хәбәр итте.

4 сыйныф укучылары дәрестә сөйләшкәч, укытучы шундый ысул белән балаларны туктамакчы була.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматы буенча, тикшерүчеләр җитәкчелек, укытучылар коллективы, укучылар белән аралаша, белем алу шартларын һәм башкаларны тикшерә.

Тикшерүдән соң, укытучының гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк, диелә хәбәрдә.

Балаларның ата-аналары бу хәлне белгәч, укытучыдан зарланып яза башлаган. Укытучының балалар белән аралашуын видеога төшереп алганнар. Бу турыда «Башкортостан» телеканалы хәбәр итте.

«Син мәктәпкә ник киләсең? Алма җыясың — сатасың, тиеннәр эшлисең», — ди укытучы балаларның берсенә.

«Тактада ни яздым мин — кара, саннарны чагыштыр! Тактадан күчереп яза аласыңмы, юкмы? Әниең шушында килеп торырга тиешме?» — дип кычкыра укытучы, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар