Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа кызын төн уртасында бер ялгызын елга буенда көймәдән төшереп калдырганнар

Ул елганың икенче ярыннан ярдәм сорап кычкырырга мәҗбүр булган.

news_top_970_100
Уфа кызын төн уртасында бер ялгызын елга буенда көймәдән төшереп калдырганнар
https://pixabay.com

Башкортстан башкаласында яшәүче хатын-кыз төнлә белән Уфа елгасы ярында бер ялгызы калган. Ул кешеләр яши торган урыннан бик еракта булган. Шуңа күрә ярдәм сорап кычкыра башлаган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы Уфа шәһәрендә Гражданнарны яклау идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Хатын-кызның ярдәм сорап кычкырганын битараф булмаган бер кеше ишетеп алган. Ул бу хакта төнге икенчеләр тирәсендә Уфаның мәгълүмати диспетчерлык үзәгенә шалтыратып әйткән. Бу ир-ат үзе Уфа елгасының сул ярында Күргәзмәләр үзәге тирәсендә була. Ул төн уртасында елганың каршы ярында ярдәм сорап кычкырганны ишетеп ала.

Коткаручылар көймәгә утырып ярдәмгә бара. Алар шаһит әйткән җирләрне тикшереп чыгалар, тик беркемне дә тапмыйлар. Аннары алар агымга каршы югарырак баралар һәм бер сәгатьтән бу хатын-кызны табалар.

Уфада яшәүче 30 яшьлек хатын-кыз текә яр читендә ялгызы гына калган. Коткаручылар аңа чәй эчертәләр, медицина ярдәме кирәк булмый.

Бу хатын кеше йөрми торган урында ялгызы калуы турында кыска гына аңлата: аны көймәдән төшереп калдырганнар. Хатынның үзе белән телефоны булмый, шуңа күрә ул ярдәм сорап кычкыра башлый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100