Уфа кызы сөйгән егете белән Венгриядә ял иткәндә фаҗигале рәвештә һәлак булган
Элина Вәлиева душ кергән чакта үлгән.
Пианинода уйнаучы музыкант, Уфада туып-үскән Элина Вәлиева Венгриядә вафат булган. Ул душ кергән вакытта, газ чыгып торган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
«Ул талантлы музыкант, Уфа музыка көллияте укучысы, төрле конкурслар лауреаты, Россия Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Президенты, тагын башка фондлар стипендиаты, музыка даирәсендә билгеле кеше», диелә хәбәрдә.
Элина хәзерге вакытта Мәскәүдә Чайковский исемендәге консерваториядә укый, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә ассистернтура-стажировкада була.
«Кичә Будапештта минем укучым фаҗигале рәвештә үлде. Элина Вәлиева бик яхшы пианиночы, яхшы кеше иде. Сөйгән егете белән ялларга Будапештка киткән иде. Сайттан табып, фатир арендалаганнар. Ул душка кергән. Шул чакта газ чыгып торган. Коткара алмаганнар», — дип яза аның укытучысы Юрий Богданов социаль челтәрдә.
Кызның дуслары социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, мәрхүмәнең мәете Будапештта. Әнисе һәм укытучысы хәзер Мәскәүдә, алар мәетне туган якка алып кайту мәсьәләләрен хәл итә.
Элина Вәлиевага 27 яшь. Егет белән кыз 22 декабрьдә Otto Studios кунакханәсендә була. Ул иске йортта урнашкан. Биредә көнкүреш газы чыгып торган. Яшьләр шул газ белән агулана. Егете дә бик авыр хәлдә токсикология хастаханәсендә ята. Бу турыда РИА Новости агентлыгына Венгриядә Россия илчелегендә хәбәр иткәннәр.