Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа кызы Мәскәү хастаханәсендә үлгән

news_top_970_100

Уфада яшәүче 22 яшьлек кыз, уникилле эчәгендәге полипны алдыру өчен, Мәскәү хастахасенә ята. Ул шунда сепсистан үлә. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Былтыр сентябрьдә Уфада яшәүче 63 яшьлек укытучы хатын, аның 64 яшьлек ире һәм 22 яшьлек кызы ашказаны-эчәклек трактын тикшертә. Диагностикадан соң белгечләр кызың эчәклегендә полип таба. Табиблар кызга Мәскәү хастаханәсенә барып, операция ясатырга киңәш итә. Башкалада мондый операцияләр тиз ясала, дип аңлата алар.

17 февральдә кыз дусты белән башкала клиникасына килә. Анализлар ясагач, 18 февральдә хастаханәгә ята, икенче көнне иртән аны операциягә алып китәләр. Кичке бишенчедә хирург кызның анасына шалтырата, операция уңышлы булуын әйтә, кызны ул көнгә реанимациядә калдыралар. Аннары кызның анасы белән элемтәгә чыгучы булмый. Әни кеше күп тапкыр хастаханәгә шалтырата, ләкин кызы турында беркем аңлаешлы гына җавап бирми, диелә хәбәрдә.

Әни кеше баласының дус кызына шалтырата, хастаханәгә барып белешергә сорый. Дежур табиб кызның бик авыр хәлдә булуын, сепсис башлануын әйтә. Кич белән туганнары Уфадан Мәскәүгә килеп җитә. Табиблар аларга операция барышында медицина җиһазлары белән ашказаны асты бизен зарарлау ихтималын, биздән ферментлар организмга чыгуын, шуңа сепсис башланырга мөмкин булуын әйтә, дип яза «МК».

Кызны төрлечә дәвалыйлар, 23 мартта дежур табиб аны гадәти палатага чыгарарга җыенуларын әйтә. Тик 1 сәгатьтән туганнарына кызның кисәк кенә үлүен хәбәр итәләр.

Мәрхүмә кызның туганнары табибларны җаваплылыкка тартырга җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100