Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа кинотеатрында сеанс вакытында бер кызга чит ир-ат һөҗүм иткән

Кызның посты янындагы комментарийларда ир-атның юрист булып эшләвен язалар.

news_top_970_100
Уфа кинотеатрында сеанс вакытында бер кызга чит ир-ат һөҗүм иткән

Уфа кинотеатрында кино сеансы вакытында адекват булмаган бер ир-ат хатын-кызга һөҗүм иткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Яңа елга кадәр берничә көн алдан булган вакыйга турында Уфада яшәүче Полина Вишневская Facebook челтәрендә язды.

«Мин «Ультра»дагы кинотеатрга «Достать ножи!» фильмына бардым. Соңгы рәткә билет алдым, анда урындыклар уңайлы. Зал тулы диярлек иде. Фильм башлангач, ярты сәгатьтән минем яндагы урынга бер ир-ат килеп утырды. Ул дусты белән кычкырып сөйләште, фильм турында фикерләрен әйтте. Мин аңа кисәтү ясадым, «тавышланмагыз» дидем. Шуннан соң ул «Син кем соң? Мине өйрәтеп торасыңмы? Без ирекле илдә яшибез, нишлисем килсә, шуны эшлим», — диде.

Башта Полина бу хәлгә игътибар итмәскә тырыша, ләкин ир-ат телефоннан сөйләшә башлый, дусты белән аралаша. Кыз түзеп тора алмый, тагын ир-атны тынычландырмакчы була. Ир-ат урыныннан торып баса һәм кызга кычкыра башлый.

«Ул минем өстемә иелде, миңа акырды. Аннары минем яндагы сулы шешәне тартып алды, кизәнә башлады. Аннары кире уйлап, суны урынына куйды, үзе утырды. Мин шок хәлендә. Кешеләр белән тулы залда миңа ир-ат һөҗүм итте. Урынымнан сикереп тордым, елый-елый залдан чыгып киттем», — дип яза Полина.

Аннары кыз администраторга мөрәҗәгать итә. Алар видеокүзәтү камерасын карый һәм ир-ат чыннан да кызга һөҗүм иткәнен аңлый. Сәүдә үзәге сакчылары ир-атны тоткарлый. «Минем хатыным, ике балам бар», дип бу ир-ат барысын да кире кагып маташа. Ләкин тамашачылар кызны яклый, шуннан соң ир-ат кабат яный башлый. Кыз полициягә гариза яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100