news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа кешесе туганын үтергән һәм мәетне идән астына яшереп, дүрт ел саклаган

Ул танышын үтерүе турында быел полициягә хәбәр иткән.

news_top
Уфа кешесе туганын үтергән һәм мәетне идән астына яшереп, дүрт ел саклаган
Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

4 ноябрьдә Уфаның Калинин районындагы полиция бүлегенә 48 яшьлек ир-ат килә һәм өендә идән астында мәет булуын әйтә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Әлеге ир-ат гаебен танып гариза яза. Аның өендәге мәет танышы Эдуард Х. булуын да сөйли. Ир-ат Эдуардны дүрт ел элек — 2017 елның 30 ноябрендә үк үтергән. Фаҗига булган көнне алар спиртлы эчемлекләр эчеп утырган булган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы «Башинформ»га хәбәр иткәнчә, урынга оператив төркем бара. Ир-ат сөйләгән белешмә раслана. Тикшерүчеләр мәеттә берничә тапкыр пычак кадаган урыннар булуын ачыклый. Эш материалларын Тикшерү комитетына тапшырганнар.

Ведомствода ачыклык керткәнчә, җинаятьтә шикләнелүче 48 яшьлек ир-ат тоткарланган. Өйдә табылган мәет аның 32 яшьлек туганы булуы ачыкланган. Җинаять булган көне ул наркотиклардан исергән. Бу егет туганнары белән аралашып яшәмәгән, аның югалуы турында полициягә хәбәр итүче дә булмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар