Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа кешесе хатынына бензин сибеп ут төрткән, нәни кыз әнисен коткарып калган

Тәненең 70 проценты пешкән хатын реанимациядә ята.

news_top_970_100
Уфа кешесе хатынына бензин сибеп ут төрткән, нәни кыз әнисен коткарып калган
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Уфаның Киров районы буенча тикшерү бүлеге 44 яшьлек ир-атка карата «үтерергә маташу» маддәсе буенча гаепләү белдерде. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 17 сентябрьдә кич белән «Дубрава» бакчачылык ширкәтендәге бер өйдә ир белән хатын талаша. Аннары ир-ат бензин салынган канистра ала һәм хатынына сибә. Ир-ат хатынына ут төртә. Өй янында булган кызлары талашкан тавышларны ишетә. Ул әтисе белән әнисе янына керә. Кыз бала ут капкан анасын сүндерә башлый. Аннары кыз ашыгыч ярдәм чакыра.

Вакытында ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә, хатынны коткарып калалар. Аның тәненең 70 проценты 2 һәм 3 нче дәрәҗәдә пешә. Хәзер ул реанимациядә ята.

«Гаепләнүче белән тикшерү гамәлләре үткәрелде. Аны сак астына алу турында карар кабул ителде», дигәннәр ведомствода.

Яраланган хатын суд приставы булып эшләгән дигән белешмә бар. Аңа 11 яшьлек кызы ярдәм иткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100