Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа кешесе балаларны педофилдан коткарганда ялгыш үтергән

Уфаның Калинин районы суды 34 яшьлек ирне өй арестына озаткан.

news_top_970_100
Уфа кешесе балаларны педофилдан коткарганда ялгыш үтергән
pixabay.com/ru

30 гыйнвар көнне Гостелло стадионы янындагы Петрозаводский урамындагы йорт яныннан узып өенә кайтканда, 34 яшьлек ир-ат подъезддан урамга йөгереп чыккан елап беткән малайны күреп ала. Ун яшь тирәсендәге малай аңа өлкән яшьтәге бер ирнең аның дустын һәм үзен алдап фатирына алып кергәнен һәм көчләмәкче булганын сөйли. Бу хакта «Кызыл таң» газетасы «Ufa1.ru» сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Малайлар урамда уйнаганнан соң, туңып әлеге йорт подъездына җылынырга дип кергән булганнар. Шунда таныш булмаган ир аларны күреп, нишләп торганнары белән кызыксынган. Аннары, әйдәгез, конфет белән чәй эчертәм, җылынырсыз, дип алдап өенә алып кергән.

Шунда теге ир-ат малайларны балта белән куркытып, чишенергә кушкан. Чишенмәгән очракта тураклау белән янаган, аннары көчләргә маташакан. Шунда бер малай аның кулыннан ычкынып, фатирдан качып чыгып китә алган.

Моны ишеткән 34 яшьлек узып баручы ир-ат теге адәмнең фатирына йөгереп менгән. Ишекне фатир хуҗасы ачкан. Бүлмәдә бала елаган тавыш ишетеп, ул ирне урамга өстерәп алып чыгарга теләгән. Тик ул каршылык күрсәтеп, аңа суга башлаган. Ачудан теге ир дә моңарга сугып җибәргән. Тегесе егылып китеп, башы белән каты әйбергә бәрелеп, аңын җуйган.

Коткаручы ир-ат шунда ук полициягә һәм ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыраткан. Җәрәхәтләнгән ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр. Тик ул анда аңына килмичә үлгән.

Ә малайларны коткарырга теләгән ир-атны полициягә алып китәләр. Әлеге факт буенча Уфаның Калинин районы суды 34 яшьлек уфалыны 54 яшьлек педофилны үтергән өчен өй арестына озаткан

Соңыннан билгеле булганча, үлгән ир-ат элек тә полициядә педофилиядә гаепләнеп исәптә торган булган һәм ул шундый ук җинаятьтә гаепләнеп 11 елган ирегеннән дә мәхрүм ителгән, әле үткән ел гына срогын тутырып иреккә чыккан булган.

Хәзер суд ике айдан соң әлеге ир-атка карата саксызлык аркасында кеше үтерү маддәсе буенча хөкем карары чыгарачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100