Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа хатынын Истанбулдагы бай сөяркәсе ике көн буе кунакханәдә кыйнап торган

Башкортстанда яшәүче 47 яшьлек хатын 40 яшьлек ир-ат белән интернетта таныша һәмТөркиягә очрашуга бара.

news_top_970_100
Уфа хатынын Истанбулдагы бай сөяркәсе ике көн буе кунакханәдә кыйнап торган
https://pixabay.com

Уфада яшәүче 47 яшьлек Эльвира Оттеваны Төркия гражданины ике көн кунакханә номерыннан чыгармыйча, иреген чикләп тоткан. Бу хатын 40 яшьлек бай егет — Альпен Мутлу белән интернетта танышкан. Аннары ир-ат хатынны Истанбулга чакырган, Эльвира шунда киткән. Бу вакыйга турында «Башинформ» хәбәр итте.

Төркия матбугат чаралары белешмәсе буенча, яңа танышлар кунакханәгә урнаша. Ир-ат алкоголь күп куллангач, шактый исерә. Исерек ир-ат Эльвирага сорау бирә һәм хатынның җавабы ирне канәгатьләндерми. Шуннан соң Төркия гражданины Эльвираны кыйный башлый, ул хатынга кулына ни эләксә, шуны ыргыта.

Бары тик ике көн узгач кына, Эльвира үзен кыйнап торуларын хәбәр итә ала. Альпен кибеткә азык-төлек алырга чыгып киткәч, ул ярдәм сорау җаен таба. Кунакханә хезмәткәрләре полициягә хәбәр итә. Уфа хатынын хастаханәгә алып китәләр. Аның тәне күгәреп беткән була.

Хокук саклаучыларга Мутлу үз версиясен сөйли. Аның сүзләренчә, Эльвира Мутлуның хатынына барын да сөйләп бирү белән яный. Шуннан соң ир-ат ярсый.

Хәзерге вакытта Эльвираны хастаханәдән чыгарганнар, ул Уфага исән-имин кайтып җиткән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 сентябрь 2023
    Исемсез
    Дорес эшлэгэн торек гражданины.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100