news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа хастаханәсендә бер ир-ат ике табибны имгәтеп ташлаган

Исерек ир-ат токсикологның кулын сындырган, реаниматологның башын имгәткән.

news_top
Уфа хастаханәсендә бер ир-ат ике табибны имгәтеп ташлаган
https://pixabay.com

Уфаның Октябрь районы прокуратурасы биредә яшәүче 36 яшьлек ир-атка карата гаепләү карарын раслады. Ул «хулиганлык», «алдан уйлап сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян китерү», «алдан уйлап сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерү» маддәләре буенча гаепләнә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Прокуратура белешмәсе буенча, 2021 елның июлендә 21 нче номерлы хастаханәгә исерек ир-атны алып киләләр. Аңа медицина ярдәм күрсәтергә җыеналар. Табиблар «билгесез матдә белән агулану» диагнозы куя.

Табиблар караган чакта, исерек ир-ат җәмәгать тәртибен боза, сәбәп булмаган килеш, табиб-токсикологка карата көч куллана, хатын-кыз табибның кулын сындыра. Аннары бүлмәгә кергән табиб-реаниматологка һөҗүм итә, аның башын имгәтә. Ир-ат табибның баш мие селкенә, тәне күгәрә, сөякләре бәрелә.

36 яшьлек ир-ат гаебен таный. Җинаять эше судка тапшырылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар