news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа хастаханәсендә бала табарга җыенучы хатынга коткаручылар ярдәме кирәк булган

Авырлы хатынның бармаклары шешкән һәм йөзеге салынмый башлаган.

news_top
Уфа хастаханәсендә бала табарга җыенучы хатынга коткаручылар ярдәме кирәк булган
pixabay.com

16 ноябрьдә кич белән Уфадагы хастаханәдә бала тудыру бүлегендә ятучы авырлы хатынга коткаручылар ярдәме кирәк була. Бу турыда Уфа коткаручыларының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хастаханәдә бала тудырырга әзерләнеп ятучы хатынның бармагыннан йөзеге чыкмый. Хатынның кулы шактый шешкән һәм йөзек кысылып калган. Бу хәл хатынга шактый кыенлык тудыра, бармагы авырта.

Урынга коткаручылар чакыралар. Алар бөтен санитария кагыйдәләрен үтәп, бала тудыру йортына керә. Коткаручылар авырды хатынның кулындагы йөзекне ипләп кенә салдыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар