Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа хастаханәсе каршында бер хатын-кыз янган

64 яшьлек хатынның тәненең 90 проценты пешкән, ул хастаханәдә ята.

news_top_970_100
Уфа хастаханәсе каршында бер хатын-кыз янган
https://pixabay.com

9 декабрьдә иртәнге 9.36 сәгатьтә Уфаның Октябрь проспектында тимер юлчылар хастаханәсе каршында бер хатын-кыз яна. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр итәләр. «Башинформ» шул хакта язды.

Тимер юлчылар хастаханәсенең иминлек буенча инженеры сүзләренчә, ул яна торган хатынның яшисе килмәве турында кычкыруын ишеткән. Клиника хезмәткәрләре янгын сүндерүчеләргә шалтыраткан. Инженер огнетушитель алып, ут капкан хатын янына йөгергән. Ул хатынның өс киемендәге ялкынны сүндергән. Имгәнгән хатынны 18 нче хастаханәнең пешүләр бүлегенә илткәннәр.

1957 елда туган хатын икенче дәрәҗәдә пешкән.

Соңрак билгеле булганча, 64 яшьлек хатынның тимер юлчылар хастаханәсенә катнашы юк. Хастаханәнең баш табибы Индира Сахаутдинова шул хакта әйткән. 

Ул хастаханәдә эшләмәгән, биредә дәваланмаган, очраклы рәвештә генә шушы урында булган. 

Бер версия буенча, әлеге фаҗига гаилә борчулары аркасында килеп чыккан. Соңгы белешмә буенча, аның тәненең 90 проценты пешкән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100