Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа егете сөйгән кызын ваннада батырып үтергәнен җиде ел узгач кына әйткән

Егет 16 яшьлек кызны үтерә, аннары балконнан фатирга керә һәм мәет тапкан булып кылана.

news_top_970_100
Уфа егете сөйгән кызын ваннада батырып үтергәнен җиде ел узгач кына әйткән
Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Башкортстанның Уфа шәһәренең Калинин районы буенча тикшерү бүлеге 30 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Ул үтерүдә гаепләнә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Төбәк буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 2014 елның августында Уфадагы бер фатирда 16 яшьлек кыз мәете табыла. Ул ваннадагы суда батырып үтерелгән. Үсмер кызның көч кулланып үтерелүе дә ачыклана. Мәетне аның сөйгән егете таба. Кыз сөйгән егетенең фатирында кунакта була. Бу вакытта егетнең әти-әнисе шәһәрдә булмый.

Егет сүзләренчә, ул өйдән чыгып китә, кызны ялгызын гына калдыра. Аннары әйләнеп кайткач, өйгә керә алмый. Аннары балконнан керә һәм кызның мәетен таба. Күршеләр егетнең сүзләрен раслый. Шулай итеп кызны үтерүчене таба алмыйлар.

2021 елда җинаять эше материалларын кабат тикшергәч, аның телефоннан сөйләшүләрен детализацияләгәч, туганнарын һәм танышларын кабат сораштыралар. Шулай итеп бу егетнең җинаятькә катнашы булуын раслый торган шаһитлар табыла. Тупланган дәлилләр басымында егет җинаяте турында сөйләп бирергә мәҗбүр була.

Тикшерү ачыклаганча, 2014 елның 9 августында бу егет өйгә кайта, ул наркотиктан исерек була. Егет белән кыз талаша, егет кызның башын ваннадагы суга тыгып, тончыктырып үтерә. Аннары фатирны бикли һәм ишек шакый башлый, күршеләрдән ярдәм сорый. Имеш, кыз аны өйгә кертми. Аннары балконнан керә дә мәет тапкан булып кылана.

Җинаять эшен тикшереп бетергәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100