news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа егете диңгездә бата башлаган кызны коткарганда һәлак булган

news_top
Уфа егете диңгездә бата башлаган кызны коткарганда һәлак булган
https://ru.freepik.com/

25 июньдә Абхазиянең Гагры шәһәрендә диңгез буенда фаҗига була. Бу турыда newsbash.ru хәбәр итте.

Абхазия буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, биредә Уфа кешесе батып үлә.

Өч яшь кеше диңгездә су коена. Шул чакта кызларның берсе бата башлый. Уфада яшәүче Максим исемле ир-ат кызны коткарырга дип суга ташлана, ләкин үзе дә бата башлый. Шулай итеп 1982 елда туган ир-ат үзе һәлак була.

Яр буендагы шаһитлар батучыларга ярдәм итә. Максим ярдәм итәргә дип суга ташланган кыз исән кала, диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар