16 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә Уфа дәүләт татар «Нур» театры XXXV юбилей сезонын ача. Тантаналы кич режиссер Азат Җиһаншин куелышындагы «Ашыкма» спектакле белән башлана. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Драматург Мансур Гыйләҗов пьесасы буенча куелган спектакль тамашачыларга узган сезон ахырында ук тәкъдим ителде — премьералар 24 һәм 25 июнь көннәрендә узды һәм тамашачыдан югары бәя алды.
Спектакль заманча дөньяда иллюзияләргә җиңел бирелү турында комик һәм шул ук вакытта тормышчан да тарих буларак корыла. Без еш кына бәйләнчек шарлатаннарның алдавына ышанырга әзер. Төп героиня, катлаулы хәлдә калгач, котылуын спиритизм сеансында күрә. Әмма тамашачыларны мистик ачыш урынына көлкеле аңлашылмаучанлыклар, көтелмәгән фаш итүләр һәм теге дөньядан «кунак» белән эксцентрик әңгәмәләр көтә, диелә хәбәрдә.