Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа-Чишмә юлында коточкыч һәлакәттә өч кеше үлгән

Яшь егет идарә итә торган машина каршы якка чыга.

news_top_970_100
Уфа-Чишмә юлында коточкыч һәлакәттә өч кеше үлгән
Башкортстан буенча ЮХИДИ

7 сентябрьдә иртәнге якта Уфа-Чишмә юлында авариядә өч кеше үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. 

Биредә «ВАЗ-2112» машинасына каршыга килә торган «Лада Гранта»га бәрелә. «ВАЗ-2112» белән Чишмә районында яшәүче 21 яшьлек егет идарә итә. «Лада Гранта» руле артында Кырмыскалы районында яшәүче 61 яшьлек ир-ат була.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, авариядән соң «Лада Гранта» йөртүчесе һәм пассажиры, «ВАЗ-2112» пассажиры урында ук һәлак була. 

«ВАЗ-2112» белән идарә итүче егет һәм «Лада Гранта»да баручы бер пассажир имгәнә, аларны хастаханәгә илтәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100