news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа блогеры сөйгәненә самолетта тәкъдим ясаган

news_top
Уфа блогеры сөйгәненә самолетта тәкъдим ясаган
Фото: Руслан Сәйфетдиновның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Уфа блогеры, алып баручы, әнисе белән «Татарская мама» дип исемләнгән видеолар төшерүче Руслан Сәйфетдинов сөйгәненә самолетта тәкъдим ясаган.

«Ул «әйе» диде. 10 мең км биеклектә», – дип язган ул.

Видеода күренгәнчә, Сәйфетдинов дуслары белән самолетта ял итәргә бара. Шул вакытта ул сөйгәне каршына тезләнеп: «Миңа кияүгә чыгасыңмы?» – дип сорый. Сөйгәне «әйе» ди һәм йөзекне ала.

Самолеттагы пассажирлар дәррәү кул чаба һәм «котлыйбыз» дип кычкыралар.

Блогерның язылучылары кызның бу адымын ошаткан. «Башкалар кебек, битен кулы белән каплап, нишләргә белмичә тормады. Молодец», – дип язган алар. Әлбәттә, яшь парны котлаганнар, алдагы тормышлары да матур булуын теләгәннәр.

Хәзер Руслан Сәйфетдинов сөйгәне һәм дуслары белән Мисырда ял итә, ул туган көнен дә шунда каршылый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар