Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кыз да түгел, модель да түгел» – Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевның хатынын тәнкыйтьләгәннәр

news_top_970_100
«Кыз да түгел, модель да түгел» – Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевның хатынын тәнкыйтьләгәннәр
Рөстәм Нәбиевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Соңгы вакытта иң биек тауларга кулларында менүче буларак танылган, армиядә вакытта казарма ишелеп ике аяксыз калган Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев хатыны Индира белән еш кына диңгез буенда ял итә. Алар социаль челтәрдәге сәхифәләрендә ялдан фото-видеолар белән бүлешә.

Чираттагы видео халык арасында шау-шу куптарган. Анда яшь гаилә су коену киемнәрендә төшкән. Тик халыкның ир белән хатын арасындагы матур мөнәсәбәтләргә исе китмәгән, алар блогерның хатынының килешсез, уңышсыз сайланган купальнигын, буй-сынын, бар дөньяга ачык киемдәге фотоларын күрсәтүдә тәнкыйтьләгәннәр.

Бихисап комментарийларны укыган берәү: «Ни өчен кеше янында мәхәббәт белән шөгыльләнергә ярамый? Чөнки өйрәтеп аптыратачаклар», – дип язып куйган.

«Купальник буй-сынына туры килми. Һәркемнең үз эше. Әмма көтелмәгән хәл, күңелем кайтты», – дигән комментарийга: «Шуңа күңелегез төштеме? Әкәмәт! Миңа шәхсән кеше киеме, буй-сынының кирәге юк. Аның өчен кәеф төшереп утырырга», – дип җавап биргән блогер.

«Индира тырыша, әмма матур буй-сын булдыруга ирешә алмый әле»;

«Стилист белән киңәшләшергә инде, купальник җитешсезлекләрне яшерергә тиеш бит»;

«Мондый кием килешеп бетми, буй-сыны да идеаль түгел. Кыз да түгел инде, модель да түгел»;

«Ярар сез анда икәү генә, ди. Тик нигә арт ягыгызны бөтен дөньяга күрсәтергә соң?»;

«Кабан кебек йөгерә», – дип язучыга: «Әгәр бераз мантыйк уйлый белсәгез, Индира алга беренче йөгермәс өчен, минемчә, ташбака кебек йөгерергә тырыша. Ул кадәр кәефегезне бозмагыз инде», – дип җавап язган Рөстәм Нәбиев.

Блогер комментарийларда хатынын якларга тырышкан, әмма фикерен белдерүчеләр бик күп булып чыккан.

«Бәхет тынычлык ярата. Алар аны гел кешегә күрсәтеп тора. Бер-берсен яраткан парлар күп, әмма алар кебек беркем дә күрсәтми», – дип тә уйланырга мәҗбүр иткән берәү.

 

 

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 19 июнь 2023
    Исемсез
    великолепные ягодицы , шикарные широкие бедра
  • 16 июнь 2023
    Исемсез
    Купальник, купальник инде. Фигурасыда бик матур. Кеше тикшереп ятмагыз инде.
  • 14 июнь 2023
    Исемсез
    Из человека невозможно вытащить деревню
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100