news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев улы белән татарча сөйләшкән видео күрсәтте

news_top
Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев улы белән татарча сөйләшкән видео күрсәтте
Фото: Рөстәм Нәбиевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Казарма ишелеп ике аяксыз калган Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев күп балалы әти булды. Ике кыздан соң аның улы Таир туды.

Блогер күп балалы гаилә булу хыялы чынга ашуын һәм «күп балалы гаилә» таныклыгы алулары турында да хәбәр итә.

Видеода күренгәнчә, ул улы белән туган теле – татар телендә сөйләшә. «Улым, тордыңмени? Тордыңмы? Ашадыңмы? Маладис, улым, бүген зур эшләр эшләгәнсең. Ыг-гы! Сөт исләре килә үзеңнән, балакаем. Сөйләшеп ята бит минем улым. Нинди уйларың бар? Әйдә, сөйлә барысын да», – ди бәхетле әти кеше.

Аңа җавап итеп улы да «ыггы-ыгы» дип сөйләшеп ята.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар