Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев күңелгә тия, әмма яшәргә көч бирә торган видео куйган

news_top_970_100
Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев күңелгә тия, әмма яшәргә көч бирә торган видео куйган
Фото социаль челтәрдән

«Миңа 31 яшь һәм мин 8 ел дәвамында үз-үзем белән көрәш алып барам.

Миңа бик авыр. Мөгаен, ул читтән күренмидер, әмма бу шулай. Мин туктап калмыйм. Акрын адымнар белән булса да алга барам. Алга, киләчәккә таба! Беренче чиратта үзем өчен, чөнки бу – минем юлым гына, минем көрәшем.

Минем бик яшисем килә, ә «1нче төркем инвалид» диагнозы белән җан асрарга гына теләмим. Тулы канлы тормыш алып барасым, бу чикләүләрне тоймыйча яшисем килә.

Һәркемнең үз тарихы бар. Һәр кеше нәрсәдер кичкән һәм аны нидер үзгәрергә мәҗбүр иткән. Шуңа күрә кешене үзегез үткән юлдан чыгып кына генә хөкем итмәгез.

Барысы да килеп чыгачак. Мин кайтырмын. Мин ышанам», – дип эчке халәте белән бүлешкән, армиядә вакытта казарма ишелеп, ике аягын югалткан Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Рөстәм! Син хәзер дә инвалид кебек яшәмисең! Син – көчле рухлы шәхес! Күпме биек тауларны «яуладың». Синең сокланырлык гаиләң, хатының, ике кызың бар. Үрләрне яулавыңны дәвам ит. Мин беләм, син туктамаячаксың!»;

«Сез күп кешеләр өчен үрнәк»;

«Рөстәм, сез – көчле кеше! Өлкәннәргә дә яшәргә көч бирәсез», – дип канатландырганнар аны.

«Сез аяк һәм кул чукларсыз калган Олимпия чемпионы Роман Костомаров белән аралашмыйсызмы? Аңа хәзер ярдәм кирәк», – дип язган берәү.

«Юк, әмма күптән түгел генә Уфада урамда мине бер хатын туктатты һәм Роман Костомаров дәваланган хастаханәдә танышы эшләвен әйтте. «Роман сезнең видеоларны, сезнең сәхифәне күп карады. Сез аңа ышаныч һәм яшәргә мотивация бирдегез. Шуның өчен рәхмәт сезгә. Сез бу хакта белергә тиеш», – дип сөйләде», – дигән блогер.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 июль 2024
    Исемсез
    Сокланам.Бик молодец егет.Алга таба да зур унышларга иреш энем.,
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100