news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев: «Машина да йөртә алмыйм хәзер»

news_top
Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев: «Машина да йөртә алмыйм хәзер»
Фото Рөстәм Нәбиевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Уфа блогеры, кулларында иң биек тауларны «яулаучы», казарма ишелүдән ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев белән күңелсез хәл булган. Ул кулындагы ике бармагын сындырган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Беренче итеп ул хатыны Индираның фотосын куйган һәм «ай буе минем йөртүчем булачак» дип язган.

Блогер үзе өчен тормышның кыйммәте нидә булуы турында сөйләгән видео белән дә уртаклаша.

«Беләсезме, бу хәлдә калгач, тормышта  мөстәкыйль булуның никадәр мөһим икәнлеген аңладым. Мин хәзер гап-гади нәрсәне дә эшли алмыйм, машина да йөртә алмыйм, бу – тормышымны катлауландыра. Шушы хәл килеп чыккач, мөстәкыйль булуның кадерен аңладым. Бөтен нәрсәдә дә, барысыннан да мөстәкыйль, барысын да үзең эшли алу турында сүз бара. Бу хәл юктан гына булмады. Мин аны рәхмәт әйтеп кабул итәм. Нәтиҗә ясаячакмын. Хәзер бер ай буе шушындый режимда яшәргә туры килә», – дип сөйли ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар