news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа аэропортында самолет койрыгы белән җиргә бәрелгән

Самолет экстрен рәвештә Екатеринбургта тукталырга мәҗбүр була.

news_top
Уфа аэропортында самолет койрыгы белән җиргә бәрелгән

Уфа аэропортыннан очып китешли, «Урал авиалинияләре» самолеты койрыгы белән очып китү полосасына бәрелгән. Шуннан соң лайнер очышны туктатырга мәҗбүр булган. Бу турыда аэропорт хезмәтләрендәге чыганагына сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итте.

Вакыйга 13 декабрьдә Уфадан Нижневартовск шәһәренә оча торган самолет белән була.

«Уфа аэропортыннан очып киткәндә койрык өлеше очып китү полосасына бәрелә. Бу турыда лайнер командиры хәбәр итә. Бәрелү нәтиҗәсендә койрык элементлары ватыла. Очышны экстрен рәвештә туктатырга карар кылына. Самолет авиакомпаниянең ремонт базасы булган якындагы аэродромга — Екатеринбургка тукталырга мәҗбүр була», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Чыганак сүзләренчә, лайнерны «Кольцово» аэропортына исән-имин утыртканнар. Беркем дә зыян күрмәгән. Самолет рейска чыкмый, аны техниклар тикшерә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар