news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Уф, үтерәсең! Күңелләрне күтәрәсең»: Рамил Шәрәпов җәйгә яңа эшкә урнашкан

news_top
«Уф, үтерәсең! Күңелләрне күтәрәсең»: Рамил Шәрәпов җәйгә яңа эшкә урнашкан
"Татар-информ" архивы

«Шәрәпҗан» образы белән үзен яраттырган Рамил Шәрәпов социаль челтәрдәге сәхифәсенә кызыклы видео куйган һәм җәйгә яңа эшкә урнашуы турында да хәбәр иткән.

«Яңа эшкә урнаштым, көтүдә кәҗәләр тәрбияләп йөрим», – дип язган артист.

Видеода күренгәнчә, артист сарык-кәҗә көтүенә чыккан. Ул кәҗәләр белән тәмам дуслашып беткән, алар аның машинасына да утырып йөри башлаган. Машинага бер ишектән кергән кәҗәне икенче ишекне ачып чыгара ул. 

«Мин ул, мин – Рамил Шәрәпов. Таныдыгыз мәллә?» – ди Рамил Шәрәпов үзе янына йөгереп килгән кәҗә-сарык бәтиләренә.

«Кәҗә тәсбих тарта»;

«Кәҗәләргә кадәр үз итә бит сине»;

«Үтерәсең, Шәрәпҗан, көчкә туктадым көлүдән»;

«Уф, үтерәсең! Күңелләрне күтәрәсең»;

«Арт сабагыңны укытмасын, кәҗә төртсә», – кебек комментарий калдырган артистны кызыксынып күзәтүчеләр.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар