Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уф, әни, син шулай озак җыенасың» — Гүзәл Уразова ничә кешене киендерә?

Җырчыны күпбалалы виртуаль дуслары «бездә дә шул хәл» дип тынычландырган.

news_top_970_100
«Уф, әни, син шулай озак җыенасың» — Гүзәл Уразова ничә кешене киендерә?
«Татар-информ» архивы

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов балалар белән уен мәйданчыгына барырга булган. Дүрт баланы киендереп, Илдарның носкиларын табып биргәнче шактый вакыт узган. Барысы да әзер икән, ә Гүзәл үзе һаман киенмәгән.

«Берәр кая җыенып чыга башласаң. Бер баланың чәчен үрәсе бар, берсенең күлмәген үтүклисе. Олысы нинди аяк киеме кияргә дип башны әйләндерә. Ичмасам, Илдар да кая ул минем носкилар дип җанны ашый. Шулай барысын да җыйнап, көч хәл белән үземне җыеп чыгып килгәндә миңа карыйлар да: «Уф, әни, син шулай озак җыенасың диләр», — дип язган күп балалы җырчы.

Җырчыны күп балалы виртуаль дуслары «бездә дә шул хәл» дип тынычландырган.

Ә инде балалары үсеп чыгып китүчеләр «икәү генә калгач, сагынырсыз әле мондый мәшәкатьле вакытыгызны» дип язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100