«Уф, кыланып та карыйлар» — Азат Фазлыев яшь әти белән тәҗрибә уртаклаша
Әтиләр нәни кызлары белән үзләре генә калган.
Гөлназ Асаеваның ире Вильдан Шәмсетдинов белән тәҗрибәле әти Азат Фазлыев нәни кызлары белән үзләре генә калган. Азат бала көйләгән видеоны инстаграм сәхифәсенә куйган.
Нәни кызчыклар үзләрен көйләтә - Вильдан аягүрә биесә, Азат утырган килеш кызын кулында тибрәтә. Өч бала атасы яшь әти белән тәҗрибә дә уртаклаша.
Инстачыларның күпчелеге әти кешеләрнең бала каравын матур күренеш итеп кабул иткән. «Әни өчен иң яхшысы — дөрес сайланган ир», «Нинди бәхетле әтиләр һәм бәбиләр», «Бәхетле булыгыз», «Соклангыч күренеш», — дип комментарий калдырганнар.
«Уф, кыланып та карыйлар», дип тә язган берәүгә башка инстачылар исә моның кылану булмавын аңлатырга тырышкан.