Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уф, кыланмышларың» — Гөлназ Шәрипҗановага инстачылар тыйнаграк булырга кушкан

Җырчының эчен күрсәтеп физик күнегүләр ясавын инстадуслары ошатмаган.

news_top_970_100
«Уф, кыланмышларың» — Гөлназ Шәрипҗановага инстачылар тыйнаграк булырга кушкан
Владимир Васильев

Гөлназ Шәрипҗанова пресс өчен вакуум дип аталган күнегүләр ясавын видеога төшереп, инстаграмга куйган.

Ә инстачыларга шул гына кирәк тә. Гаеп табучылар бик тиз табылган.

«Кыланмышларың. Үзеңнән биздереп бетерәсең инде. Бераз тыйнаграк булырга кирәк», — дигәннәр.

«Мин тыйнак булсам, сез монда кереп комментарий калдырмаган булыр идегез әле», — дигән ул инстачыга Гөлназ.

«Бик килешкән инде татар хатынына», — дигән инстачыга: «Татар хатыны таза, корсаклы, яулыклы булырга тиешме?» — дигән җырчы.

«Һәрхәлдә, мондый түгел инде», — дип бәхәсне дәвам иткән өченче инстачы.

«Апа, бар, бакча утап кер, помидорларыңа су сип. Малларыңны ашат. Әллә синдә бакча-сарай юкмы, ә, татар хатыны?» — дип язган аңа Гөлназ.

«Ирең алдында кылан. Бөтен кешегә эч күрсәтеп ятма», — диючегә дә Гөлназ бакча утарга кушкан. «Балакаем, безнең кебек авыл тормышы белән яшәсәң, эчеңе түгел, кү…не тыярсың», — дигәннәр аңа каршы.

«Фигурагыз бик матур!», «Мин дә шулай ясарга телим», «Карт әбиләрең нишләп утыра икән инстаграмда кеше тикшереп, үләр вакытлары җиткәч», — дип яклаган кайберәүләре Гөлназны.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100