Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уф, бар икән күрәселәр»: Лилия Хәйруллина тазарган һәм ябык вакытын күрсәтте

news_top_970_100
«Уф, бар икән күрәселәр»: Лилия Хәйруллина тазарган һәм ябык вакытын күрсәтте
"Татар-информ" архивы

«Күп кеше «до и после» фотоларны күрсәтүне сорады. «До» фотоларда мин матуррак дип әйтүчеләр бар», – дип язган җырчы Лилия Хәйруллина социаль челтәрдәге битендә. Ул виртуаль дусларына «түм-түгәрәк» вакытта һәм ябыккач төшкән фотоларыннан тезмә тәкъдим иткән.

«Уф, бар икән күрәселәр, рәхәттә үләселәр», – дип язган дусты, артист Данир Сабиров.

«Хәзерге фотолар – ут», «Текә», «Ихтыяр көчең искитмәле», «Күпме тырышлык кирәк», – дип сокланган дуслары ябыгу нәтиҗәсен күреп. 

«Бик авыр, үзем генә беләм», – дип җаваплаган җырчы.

«Синең түм-түгәрәк чагыңны хәтерләмим», «До» фотоларда яшь, аппетитлы. Кызганыч, ябыккансың», «Ике Лилия – бөтенләй төрле», «Битең ничек ябыкты», – кебек комментарийлар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100