Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уеннан уймак чыккан — блогер «бомба кыз» Илүсә егетен күрсәтте

Раушан белән Илүсәне блогерлык эше таныштырган. Алар бергәләп вайннар төшергәннәр. Әмма бу уен чын мәхәббәткә әверелгән.

news_top_970_100
Уеннан уймак чыккан — блогер «бомба кыз» Илүсә егетен күрсәтте
https://www.instagram.com/19ilyca94/

Блогер «бомба кыз» Илүсә үзенең сөйгән ярын күрсәтте. Төгәлрәк итеп әйтсәк, Раушанны Илүсәнең язылучылары яхшы белә — әлеге пар бергәләп бик күп вайннар төшерде. Әмма яшьләрнең уены чын мәхәббәткә әверелгән.

«Барысы да: „Сез контентмейкер эзлисезме?“ — дигән смстан башланды. Без августта таныштык. Ул вакыттан бирле күп нәрсә үзгәрде. Уеннан чын мөнәсәбәтләргә күчтек. Раушан бервакыт: „Барысы да уеннан башланган иде. Нәтиҗәдә, без бер-беребезгә гашыйк булдык“, — дип куйды. Шулай итеп миңа мәхәббәтен аңлатты. Ул төнне әле дә хәтерлим. Без төне буе сөйләшеп чыктык, сүзләребез бетмәде», — дип язган Илүсә инстаграмда.

Инстаграм дуслары башта бу постны хайп дип кабул иткән. Ә инде Илүсә белән Раушанның чыннан да бергә икәнлегенә ышангач, яшьләргә бәхет теләгәннәр. «Сез икегез дә бик кызык кешеләр. Туры килеп торасыз, уңышлар», — дип язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100