news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уенчык эчендәге батарейканы йоткан баланы табиблар коткара алмаган

news_top
Уенчык эчендәге батарейканы йоткан баланы табиблар коткара алмаган
"Татар-информ" архивы

Санкт-Петербургта 1 яшьлек бала вафат булган. Кызчык берничә ай элек батарейка йоткан, ул аны уенчык эченнән табып алган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Тикшерү комитеты тикшерү башлаган. Ведомство белешмәсе буенча, балага операция ясаганнар һәм эчәклегеннән батарейканы алганнар, тик ул 26 декабрьдә вафат булган.

Биредәге матбугат чаралары белешмәсе буенча, баланы 4 декабрьдә авыр хәлдә хастаханәгә китерәләр. Кыз баланың 3 ай элек уенчыктагы түгәрәк батарейканы йотуы ачыклана. 

Баланың ата-анасы – Үзбәкстан гражданнары. Әтисе Россиядә рәсми рәвештә эшли һәм яши, әнисе миграция хисабында тора, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар