Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уенчыклар арасыннан килеп чыккан чаян 11 яшьлек кызны тешләгән

Баланың анасы бу хәлгә ышана алмавын сөйли, чаян каян килеп чыгуына аптырый.

news_top_970_100
Уенчыклар арасыннан килеп чыккан чаян 11 яшьлек кызны тешләгән
https://pixabay.com

Мәскәү өлкәсендә яшәүче 11 яшьлек Лизаны өйдә уйнаган вакытта чаян тешләгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Мин мәктәптән кайткач, сеңлем белән уйный башладым. Уенчыклар тутырылган сеткалы тартманы алдым. Мине кемдер тешләде, черки тешләгән кебек, авырттырмады. Карап алдым, берни дә күрмәдем. Аннары уенчыкларны актарганда чаянны күреп алдым. Ул мине тешләде, аннары кулым шешә башлады, әни ашыгыч ярдәм чакырды», — ди Лиза.

Лизаны Одинцовода хастаханәгә алып киткәннәр. Анда катетер куйганнар, башка хастаханәгә озатканнар, анализлар алганнар.

Баланың анасы Татьяна Кузнецова сүзләренчә, башта ул бу хәлгә ышана да алмаган, бу вакытта эштә булуын әйтә.

«Миңа балам шалтыратты, чаян тешләде, ди. Бездә чаяннар яшәми бит. Лиза чаянны такси машинасындагы рәсемдәге кебек бөҗәк булуын аңлатты. Бездә „Скорпион“ (чаян) дигән такси бар. Шуннан соң мин эшемне ташлап, ашыгыч ярдәм чакырдым. Ашыгыч ярдәм килгәч, бер минут узуга мин дә кайтып җиттем. Хәзер без анализ нәтиҗәләрен көтәбез», — ди әни кеше.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100