news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уенчык йоткан баланың эчәкләре үлекли башлаган

Уенчык йоткан баланың эчәкләре үлекли башлаган

news_top
Уенчык йоткан баланың эчәкләре үлекли башлаган
Башкортстанның Мәсәгут районында яшәүче бер гаиләдә бала магнит кисәкләрен йоткан. Аны август башында Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Бу турыда хастаханәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Башинформ" хәбәр итте.

Баланың эче бик нык авырткан. Табиблар аны карагач, операция ясарга кирәк дип тапкан.

Операция вакытында баланың эчендә ике магнит кисәге табылган. Алар бер-берсенә ябышкан һәм эчәклек стеналарын кыстырып куйган. Шуннан соң баланың эчәклеге үлекли башлаган.

"Деффектлар шундый көчле булырга мөмкин. Бу вакытта эчәклекнең эшчәнлеге бозыла. Шуннан соң эчкәлектәге матдәләр корсак куышлыгына чыга. Бу очракта перитонит була, экстрен операция таләп ителә. Әгәр баланың магнит йотканын төгәл белсәгез, вакытны бушка узыдра күрмәгез, мөстәкыйль гамәлләр башкарып тормагыз. Кайчакта ата-аналар хәлне үзләре үк катлауландыра. Баланы көчләп костырып, катырак ризык ашатып, төртеп төшереп, күп итеп су эчертеп, баланы "селкеп" чыгармакчы булып маташмагыз", - дип киңәш итә табиблар.

Вакытында табибка мөрәҗәгать итеп кенә, баланы исән килеш саклап калып була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар