news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы 35 еллык юбилеен бәйрәм итә

news_top
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы 35 еллык юбилеен бәйрәм итә
Фото: https://tatar-congress.org

18 апрель көнне Удмуртия Республикасында нәшер ителүче «Яңарыш» татар газетасы 35 еллык юбилеен билгеләп узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Милләттәшләребезне тәбрикләргә Казаннан Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһимов килгән.

Бәйрәм чарасы Ижевск шәһәре Сосновый шифаханәсенең актлар залында узды. Бөтендөнья татар конгрессы әлеге матур бәйрәмгә бүләк итеп Алабуга халык җыр һәм бию ансамблен юллаган. Әлеге коллектив үзенең җыр-биюләре белән зал тутырып килгән тамашачыларны битараф калдырмады.

Булат Ибраһимов, үз чиратында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрикләмәне ирештерде һәм редакциягә ноутбук алу өчен сертификатны газетаның баш мөхәррире Рәмзия Габбасовага тапшырды.

Шулай ук ул Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән милләттәшләребез Ләйсән Сабированы һәм Гүзәлия Поздееваны бүләкләде.

Алга таба конгресс вәкиле «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе А.С.Сәлимгәрәев тәбрикләмәсен ирештереп, Әгерҗе районы почта хезмәткәрләре Рәмзилә Якуповага, Нурия Муллинага, Эльза Рамазановага агентлыкның Рәхмәт хатларын тапшырды, диелә хәбәрдә.гә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар