Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Удмуртиянең элеккеге башлыгы Александр Соловьевны ун елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

Элеккеге түрә ришвәтчелектә гаепле дип табылган.

news_top_970_100
Удмуртиянең элеккеге башлыгы Александр Соловьевны ун елга ирегеннән мәхрүм иттеләр
Россия Тикшерү комитеты

Удмуртия Республикасының элеккеге башлыгы Александр Соловьевка карата суд карары чыкты. Ул аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепле дип табылды. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү һәм суд ачыклаганча, 2014-2016 елларда Александр Соловьевка Удмуртиянең Камбарка шәһәре янында Кама һәм Буй елгалары аша күперләр сала торган оешма вәкилләре гомуми 139 сум күләмендә акчалата ришвәт, коммерцияле оешмада 2,7 млн сумлык өлеш бирә, шулай ук аңа милек характерындагы кадастр хезмәтләре өчен законсыз хезмәт күрсәтәләр. Шулар өчен Соловьев ришвәт бирүчеләргә ярдәм итә. Соловьев әлеге оешмалар башкарган эшләр өчен федераль һәм төбәк бюджетларыннан чиратсыз һәм кичекмәстән түләү оештыра, биредәге файдалы казылмаларны куллану өчен лицензияләр бирә, ришвәт бирүчеләрне үз канаты астына ала.

Тикшерү барышында Соловьевның милеген табалар һәм суд аларга арест сала. Бу мөлкәт исемлегендә егермедән артык объект (торак йортлар, фатирлар, торак булмаган биналар, җир участоклары), кыйммәтле транспорт чаралары (автомобильләр, снегоходлар), оешмаларның устав капиталындагы өлешләр, 15 миллион чамасы күләмдә акча, шул исәптән чит ил валютасы, алтын кирпечләр, кыйммәтле башка әйберләр була. Моннан тыш Испания Корольлегенең компетентлы органнары ярдәме белән Испаниядә Соловьевның туганнарына рәсмиләштерелгән җир участогына һәм торак йортка да арест салына.

Суд карары буенча, Соловьев 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә, бу вакытны ул каты режимлы колониядә уздырачак һәм аңа 275 млн сум штраф салына, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100