Удмуртиядә яшәүче ир-атны урлаганнар, кыйнап үтергәннәр һәм урманда күмеп куйганнар
Удмуртиядә Сюмси районында яшәүче 3 кешене кулга алганнар. Аларны таныш ир-атны урлауда һәм үтерүдә гаеплиләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән izhlife.ru сайты яза.
Тикшерү версиясе буенча, 4 майда ир-атлар зыян күрүчене урлый һәм аны автомобиль багажнигына сала. Шуннан соң аны кыйныйлар, ә яшәү билгеләре күренми башлагач, урманда күмеп калдыралар.

Фото: © Россия Тикшерү комитетының Удмуртия Республикасы буенча Тикшерү идарәсе
Удмуртия судларының берләштерелгән матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, гаепләнүчеләр (32, 33 һәм 35 яшьлек ир-атлар) җинаять кылган вакытта исерек булган. Сәбәбе – зыян күргән ир-ат белән дошманлык мөнәсәбәтләре.
Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мәрхүм 29 яшьлек яшьлек ир-ат белән җинаятьтә гаепләнүчеләр арасында низаг төнлә Сюмси авылында кибет янында чыга. Улының югалуы турындагы гаризаны 6 майда полициягә һәлак булучының әнисе биргән.
«Шикләнелүчеләрнең берсен Игра – Селты – Сюмси юлының 83 нче километрында Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре тоткарлый. Аның белән бергә җинаять кылган тагын 2 ир-атны полиция хезмәткәрләре урманда, качып яткан урыннарында тоткарлаган», – диелә хәбәрәдә.